Әлмәттә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча зона киңәшмәсе булды

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Әлмәттә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында төзү һәм капиталь ремонтның барышы мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе булды. Анда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Сарман, Чирмешән районнары вәкилләре катнашты.

Барлык районнарда да диярлек төзү һәм ремонт эшләре төгәлләнгән яки төгәлләнү алдында. Әлмәт районында участковыйлар өчен йортлар, ФАПлар, универсаль спорт мәйданчыклары төзү, балалар бакчалары төзү һәм төзекләндерү программасы тулысынча төгәлләнде. Чупайда авыл клубын тантаналы ачу 3 сентябрьгә планлаштырыла.
Министрлык вәкилләре 2015 елга программаларның инде формалаштырып бетерелүен хәбәр иттеләр. Алар буенча эшләрне башлау быелның октябренә күчерелә дип көтәләр. Шул вакытка кадәр проект-смета документларын әзерләп бетерергә кирәк.

Республикада торак фондын, социаль объектларны һәм мәгариф объектларын төзекләндерү буенча 7 программа гамәлгә ашырыла.

2014 елда республиканың көньяк-көнчыгышындагы районнар энергия саклау программасында катнаштылар. Бүгенге көнгә Әлмәттә үтәлеш 96%, Лениногорскида – 70%. Әлмәттә авылларны су белән тәэмин итү программасы да тулысынча үтәлде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International