Мәҗит Салихов ЛДПРның Татарстан республика оешмасы вәкиле белән очрашты

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
27 августта Әлмәткә ЛДПРның Татарстандагы оешмасының координаторы урынбасары Сергей Гущин килде. Иң элек ул район башлыгы Мәҗит Салихов белән очрашырга теләк белдерде. Графигы бик тыгыз булуга карамастан, район башлыгы очрашырга мөмкинлек тапты.

“Сезенң килүегезгә бик шатбыз, - диде район башлыгы. – Безнең алда зур сәяси вакыйга тора. 14 сентябрьдә ТР Дәүләт Советыны сайлау көне. Кешеләрнең, гражданлык позициясе күрсәтеп, сайлауда катнашулары бик мөһим”. Ул кунакны районның социаль-экономик үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды. Сергей Гущин үз чиратында кабул итү өчен рәхмәт белдерде, район һәм шәһәр халкы файдасына хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International