Альтернатив хезмәттән качып йөрүчеләрне төрмәгә утыртачаклар

2014 елның 17 октябре, җомга
РФ хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы альтернатив гражданлык хезмәте үтүдән качып йөргән өчен җаваплылыкны катырак итү турында закон проекты эшләде. Хәзер мондый хокук бозу өчен 6 айга кадәр арест каралган булса, яңа закон проектында 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү күздә тотыла.

Аерым алганда, хезмәт үтү урыныннан рөхсәтсез киткән өчен һәм эш урынына вакытында килеп җитмәгән өчен 6 айга кадәр арест, эш урыныда 10 тәүлеккә кадәр булмаган өчен 3 елга кадәр, бер айдан артык булмаган өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International