Шәһәр төзелеше советында 9 мәсьәлә каралды

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышы булды. Анда 9 мәсьәлә каралды: Ленин урамында төзелә торган 140 урынлы балалар бакчасының, “Яшьлек” микрорайонында төзелә торган 9 катлы торак йортның фасад проектлары расланды. Геофизика урамындагы кафены яңарту проектын төзәтмәләр белән кабул иттеләр. Район башлыгы проектчыларга килү юлларын, җәяүлеләр сукмакларын, яшел зоналарны алдан ук күздә тотарга тәкъдим итте.

Сугышчан дан йорты, Фәхреддин урамындагы бинаны офис итеп үзгәртү, Түбән Мактамада “ТМС групп” компаниясенең администрация бинасын реконструкцияләү проектлары бертавыштан хупланда. Мәҗит Салихов район җирендәге объектлар проектларын шәһәр төзелеше советына куюны уңай бәяләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International