Татарстанда 14 меңнән артык кеше эшсез дип танылган

2014 елның 17 октябре, җомга
Бүген Татарстанда 14 734 кеше республиканың мәшгульлек хезмәте органнарында учетта тора, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

8-14 октябрь чорында республикада яшәүче 636 кеше эшсез калган. Узган атна белән чагыштырганда, теркәлгән эшсезләр саны 78 кешегә кимегән.

Татарстанда теркәлгән эшсезләр дәрәҗәсе 0,72 процент тәшкил итә. Татарстан оешмаларына барлыгы 46 488 эшче кирәк. 8-14 октябрьдә эш белән тәэмин итүчеләр 2302 эшчегә ихтыяҗ булуын белдергән. Вакансияләрнең күбесе Казанда - 24 105 эш урыны бар. Чаллыда 5514, Түбән Камада 2423 буш вакансия теркәлгән. 14 734 татарстанлы республиканың мәшгульлек үзәкләрендә учетта тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International