“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Әлмәттә иясез этләр-мәчеләрне үрчемәсен өчен ниләр эшләнә, алар өчен приют ачу күздә тотыламы?

Җавап: Подряд оешмасы белән төзелгән контракт нигезендә шәһәр территориясендә хуҗасыз этләрне тоту алып барыла. Кешеләрдән мөрәҗәгатьләр алынуга карап “Торак сәясәте һәм ТКХ” департаменты шәһәрдә иясез хайваннарны тоту турында заявкалар бирә.

Әлмәт районы бюджетында караучысыз этләр-мәчеләр өчен приют ачуга чыгымнар каралмаган. Финанслау чыганагы табылган очракта бу мәсьәлә каралачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International