Татарстан киләсе елда социаль сферага 23,7 млрд сум акча тотарга ниятли

2014 елның 17 октябре, җомга
ТР Дәүләт Советының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 2015 елда Татарстан бюджеты проектында социаль сферага 23,7 млрд сум акча тоту планлаштырыла.

Балалы гаиләләргә айлык пособие түләүгә 415,3 миллион сум, комуналь хезмәт күрсәтүләр өчен субсидия рәвешендә 2,5 млрд сум, укучыларны тукландыруга субсидия рәвешендә 42 миллион сум, күп балалы гаиләләргә пособиеләргә 441,3 миллион сум кирәк булачак. Опекуннарга һәм ятим балаларны үз гаиләләренә алучыларга 1 миллиард сумнан артык дәүләт ярдәме күрсәтү күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International