ТР финанслар министры нефть бәясе дәрәҗәсен республика бюджеты өчен кискен, дип белдерде
2014 елның 17 октябре, җомга
Доллар бәясе үскәндә, нефть бәясе дәрәҗәсе республика бюджеты өчен кискен булып тора. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында 2015 ел һәм 2016-2017 еллар план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында республика финанслар министры Радик Гайзатуллин белдерде.
Аерым алганда, Р.Гайзатуллин, нефть бәясе төшкәндә аның ТР бюджетына йогынтысы турында белдергәнчә, бәя төшү “Татнефть” өчен доллар курсы үсеше белән компенсацияләнә. “Нефть бәясе 80 доллар һәм доллар курсы 41 сум булганда, безнең исәпләүләр буенча бюджет югалту кичерми”, - дип аңлатма бирде министр.
Гайзатуллин журналистларның сорауларына җавап биреп, киләчәктә нефть бәясе төшүе һәм доллар курсы үсеше республика икътисадына, гомумән бюджетка тискәре йогынты ясарга мөмкин”, - диде. Министр белдергәнчә, бу проблема ТР консолидацияләнгән бюджеты кеременең 23-25 процентка якынын салымнар формалаштырган “Татнефть” һәм кече нефть компанияләренә генә кагылмый. “Киңрәк карау зарур. Тискәре вәгыять гомумән икътисадка һәм күп кенә предприятиеләргә йогынты ясаячак. Бу кече, эре һәм, әлбәттә, республика бюджетына да кагыла”, - диде түрә.
Керемнәр үсешен һәм бюджет дефицитын каплауны фаразлаулар җитештерү, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсе табышын арттыру белән бәйле, дип билгеләп үтте Гайзатуллин. Министр сүзләренә караганда, әгәр куелган шартлар кискенләшсә һәм фаразланган күрсәткечләргә ирешеп булмаса, икенче вариант та бар: “Республика Идел буе федераль округында һәм гомумән, Россиядә эре салым түләүче булып тора. Беренчел чыгымнар өчен акча җитмәгәндә, безнең Россия бюджетына мөрәҗәгать итәргә хокукыбыз бар”.
Үз чиратында республика Премьер-министры Илдар Халиков ТР бюджеты проекты буенча парламент тыңлауларына нәтиҗә ясап: “Без теләсә нинди үзгәрешләргә әзер һәм бу үзгәрешләргә игътибар итәчәкбез. Әмма алар социаль бурычларга һәм программалар үтәлешенә комачау итмәскә тиеш”.