“Алнас” продукциясе “Славнефть” компаниясенең таләпләренә җавап бирә

2014 елның 17 октябре, җомга
“Алнас” заводында Россиянең иң зур нефть компанияләреннән берсе “Славнефть” ААҖнең аудиты тәмамланды. Аудиторлар заводның җитештерү куәтләре, җиһазларның эшләве, кабул итү-тапшыру сынаулары һәм сыйфатка контрольлек итү системасы белән таныштылар.

Аудитка нәтиҗә ясап, нефть компаниясе вәкилләре төп җитештерү куәтләренең заманча җиһазлар белән коралланган булуын, “Алнас” продукциясенең техник таләпләргә җавап бирүен билгеләп үттеләр.

“Алнас” белән “Славнефть” арасында партнерлык элемтәләре күптәннән килә. Бу компания Әлмәт заводы продукциясен иң күп алучыларның берсе, яңа техникадан файдалану буенча лидерларның берсе булып тора. Бу елның 9 аенда “Славнефть”кә 876 берәмлек җиһазлар җибәрелде, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда ике тапкыр артыграк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International