Ведомствоара антитеррористик комиссия утырышында

2014 елның 17 октябре, җомга
Башкарма комитетның кече залында район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә район ведомствоара антитеррористик комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Полиция бүлеге башлыгының урынбасары Олим Отакулов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең Әлмәт бүлеге башлыгы Наил Әхмәтгәрәев, федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе Әлмәт бүлеге башлыгы Илдар Гобәев үз юнәлешләрендә эшләрнең торышы белән таныштырдылар.

Октябрь аенда тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче һәм потенциаль хәвефле булган объектлар комиссия белән тикшерелде, аларның техник яктан ныклыгында һәм антитеррористик якланышында җитди кимчелекләр булуы ачыкланды. Мәҗит Салихов тиешле хезмәтләр алдына кимчелекләрне бетерү таләбен куйды.

Утырыш ахырында тиешле карарлар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International