ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2014 ел
җомга
Декабрьнең бер көнендә генә суд приставлары килүчеләргә суд бинасына дүрт тыелган предмет алып керергә мөмкинлек бирмәделәр
Татарстанда республика Яңа ел чыршысына 7,5 меңнән артык бала чакырылды, ул “Татнефть-арена”да 22 декабрьдә була

11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәттә Хәтер мәйданында Чечня республикасы территориясендә РФ Кораллы көчләре тарафыннан контртеррористик операция үткәрелүнең 20 еллыгына багышланган митинг булды. Анда шәһәр һәм район җитәкчеләре, хәрби комиссариат вәкилләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.
РФ җәмәгать палатасы бәйрәм вакытында ял иткәндә проблемаларга юлыккан туристлар өчен кайнар линия ача. Ул 2014 елның 20 декабреннән 2015 елның 20 гыйнварына кадәр эшләячәк.
9 декабрьдә Әлмәт епархиясе идарәчесе епископ Мефодий Рус православие чиркәве файдасына күп еллык хезмәтләре өчен Виктор Городнийга “Изге Сергий Радонежскийның 700 еллыгы” дигән патриарх билгесе тапшырды.
9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан 12нче урта мәктәптә тарих укытучысы А.Г.Асылова һәм китапханәче М.В.Кадомцева 9нчы сыйныфларда укучылар белән “Бергәләп коррупциягә каршы” дигән класстан тыш чара үткәрделәр. Анда Әлмәт районы башлыгы киңәшчесенең ярдәмчесе Давыт Мөхәммәтганиев һәм мәктәп директоры Наилә Калинина чакырылды.
2014 елның 1 декабренә Татарстанда Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә теркәлгән сәяси партияләрнең 66 төбәк бүлеге теркәлгән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне үткәрү кысаларында Әлмәттә Экономика-хокук көллиятендә “Аның турында бөтенесен дә беләсең икән, СПИДтан куркасы юк!” дигән акция булды.
Әлмәт мәшгульлек үзәге СДК «БИНК» белән бергә Яшьләр үзәгендә Хезмәт һәм мәшгульлек законнарындагы үзгәрешләр һәм эш бирүчеләрнең аларны куллану тәртибе турында семинар-киңәшмә үткәрде.
12 декабрьдә 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр РФ президентының йөкләве буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары гражданнарны кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International