12нче урта мәктәптә антикоррупцион культура формалаштыру

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан 12нче урта мәктәптә тарих укытучысы А.Г.Асылова һәм китапханәче М.В.Кадомцева 9нчы сыйныфларда укучылар белән “Бергәләп коррупциягә каршы” дигән класстан тыш чара үткәрделәр. Анда Әлмәт районы башлыгы киңәшчесенең ярдәмчесе Давыт Мөхәммәтганиев һәм мәктәп директоры Наилә Калинина чакырылды.

Чара дустанә атмосферада иркенләп сөйләшү атмосферасында үтте. Ахырдан мәктәп директоры чарага йомгак ясады, укучыларга “Ватаныгыз горурлана алырлык гражданнар булыгыз!” дип теләк белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International