Республика Яңа ел чыршысына 7,5 меңнән артык бала киләчәк

2014 елның 12 декабре, җомга
Татарстанда республика Яңа ел чыршысына 7,5 меңнән артык бала чакырылды, ул “Татнефть-арена”да 22 декабрьдә була.

Татарстанның төп чыршысына иҗади конкурсларда, фестивальләрдә, олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, шулай ук социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр чакырыла.

Тамашаның программасы якын көннәрдә мәгълүм булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International