Әлмәт хәйриячесе Виктор Городний патриарх билгесенә лаек булды

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
9 декабрьдә Әлмәт епархиясе идарәчесе епископ Мефодий Рус православие чиркәве файдасына күп еллык хезмәтләре өчен Виктор Городнийга “Изге Сергий Радонежскийның 700 еллыгы” дигән патриарх билгесе тапшырды.

Виктор Исакович Городний күп еллар дәвамында Әлмәт шәһәре һәм Ямаш авылының төп хәйриячеләреннән берсе булып тора. Гаиләсе белән бергә ул балаларга, спортчыларга, шулай ук авылны төзекләндерүгә күп средстволар тота. Виктор Исакович төбәктә рухи якны үстерүгә дә зур игътибар бирә: аның ярдәме белән Якын Ямашта храм төзелде, изге чишмә төзекләндерелде, Спасо-Преображение монастыре төзелә башлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International