ВИЧ турында лекцияләр

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне үткәрү кысаларында Әлмәттә Экономика-хокук көллиятендә “Аның турында бөтенесен дә беләсең икән, СПИДтан куркасы юк!” дигән акция булды. Студентлар театраль тамаша күрсәттеләр, плакатлар һәм стена гәзитләре конкурсы оештырдылар. Район дәваханәсенең эпидемиология бүлеге мөдире И.Р.Вилданов ВИЧ-инфекция профилактикасы һәм үз-үзеңне хәвефсез тоту турында сөйләде.

Врач-эпидемиолог ярдәмчесе З.К.Матиева Яңа Кәшер интернат мәктәбендә, врач-эпидемиолог Л.Н.Шәймәрдәнова “Ракета” яшүсмерләр клубында кызыклы, “җанлы” әңгәмәләр үткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International