Россиядә туристлар өчен “кайнар линия” эшли башлый

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
РФ җәмәгать палатасы бәйрәм вакытында ял иткәндә проблемаларга юлыккан туристлар өчен кайнар линия ача. Ул 2014 елның 20 декабреннән 2015 елның 20 гыйнварына кадәр эшләячәк.

Җәмәгать палатасы әгъзасы Сергей Марков әйтүенчә, кешеләрнең мөрәҗәгатьләре уңаеннан оператив чаралар күрү өчен хәзер Ростуризм белән элемтәләр җайга салына. Кайнар линия, мәсәлән, туроператор проблемалары аркасында туристларның ялга оча алмый торуы кебек хәлләрдә ярдәмгә килергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International