Әлмәттә бер ир-ат судка пычкы тотып килгән

2014 елның 12 декабре, җомга
Декабрьнең бер көнендә генә суд приставлары килүчеләргә суд бинасына дүрт тыелган предмет алып керергә мөмкинлек бирмәделәр.

Приставларның әйтүенчә, кешеләр судка күбесенчә пычак, кайчы, газ баллончыгы, алкоголь кебек әйберләр алып кермәкче булалар. Кайберәүләрендә пневматик пистолет, электрошокер, бәйләү энәсе дә булганы бар. Бервакыт суд бинасына пычкы белән кермәкче булган кешене тоткарлаганнар.

Кайберәүләрнең андый әйберләр алып килүе усал ният белән дә түгелдер. Шулай да билгеләнгән кагыйдәләр бар: суд бинасына корал (салкын, пневматик, травматик, утлы), патрон ише әйберләр, электрошок җайланмалары, газ баллоннары, наркотиклар һәм психотроп матдәләр, шартлагыч матдәләр һәм җайланмалар, кисә-чәнчә торган әйберләр, шулай ук башкаларга куркыныч тудыру мөмкинлеге булган теләсә нинди әйберләр алып керү тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International