Татарстанда 66 сәяси партия теркәлгән

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 1 декабренә Татарстанда Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә теркәлгән сәяси партияләрнең 66 төбәк бүлеге теркәлгән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиядә РФ Юстиция министрлыгы теркәгән 76 сәяси партия бар.

РФ Юстиция министрлыгы теркәгән сәяси партияләр һәм РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсендә теркәлгән сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре исемлеге белән республика Үзәк сайлау комиссиясе сайтында танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International