Бүген Чечня республикасы территориясендә контртеррористик операция үткәрелүгә 20 ел тулды

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәттә Хәтер мәйданында Чечня республикасы территориясендә РФ Кораллы көчләре тарафыннан контртеррористик операция үткәрелүнең 20 еллыгына багышланган митинг булды. Анда шәһәр һәм район җитәкчеләре, хәрби комиссариат вәкилләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.

Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән митингта катнашучыларны ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе, Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Марат Гыйрфанов сәламләде. Ул сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт әйтте, улларына лаеклы тәрбия биргән аналарга рәхмәтен җиткерде. ТР хәрби комиссариатының Әлмәт шәһәр-район бүлеге начальнигының урынбасары Ришат Сабиров та хәвефле сәгатьтә батырлык үрнәкләре күрсәткән ир-егетләргә рәхмәт сүзләре әйтте.

Чечняда беренче контртеррористик операция 1994 елның 11 декабрендә башланды. Бу кораллы конфликтка бөтен илдән меңнәрчә яшь кешеләр тартылды. 696 егет, шул исәптән Әлмәттән 9 егет кире әйләнеп кайта алмады. Аларның истәлеген 1 минут тынлык белән хөрмәтләделәр. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International