Хезмәт һәм мәшгульлек законнарындагы үзгәрешләр турында семинар-киңәшмә

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
Әлмәт мәшгульлек үзәге СДК «БИНК» белән бергә Яшьләр үзәгендә Хезмәт һәм мәшгульлек законнарындагы үзгәрешләр һәм эш бирүчеләрнең аларны куллану тәртибе турында семинар-киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы 9 шәһәр һәм районнан төрле юнәлештә эшләүче 230 эш бирүче катнашты. Семинарда хезмәткә түләүгә, 2015 елгы пенсия реформасына, ял графикларын планлаштыруга, социаль пособиеләр түләүгә һ.б. кагылышлы мәсьәләләр каралды. Анда катнашучылар күп санлы сорауларына шунда ук җавап та алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International