Әлмәтлеләр сыйфатсыз һәм срогы чыккан продуктлардан зарланалар

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Нефтьчеләр башкаласында яшәүчеләр кибетләрдән үз акчаларына сәламәтлекләренә җитди зыян китерердәй продуктлар сатып алалар. Кайберәүләр (андыйлар күбрәге) искергән май яки консервларны чүп чиләгенә салалар, ә кайбер алданучылар сыйфатсыз продуктларны чеклары белән Госалкогольинспекция бүлегенә китерәләр.

Үткән ике айда бу оешмага җиде гариза керде, алар белгечләр тарафыннан урыннарда тикшерелде. Хәбәрләр расланды, срогы чыккан продуктлар “Сәлам” һәм “Гүзәл” кибетләрендә сатылган.

Госалкоголинспекциянең Әлмәт территориаль бүлеге башлыгы Миләүшә михеева әйтүенчә, азык-төлек сатып алганда товарның яраклылык срогына гына түгел, сәүдә залында нинди шартларда саклануына, товарларны янәшә кую кагыйдәләренең үтәлүенә дә игътибар итәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International