Беренче тапкыр “Татар егете” конкурсы үтте

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
26 февральдә Сөләй мәдәният йортында “Татар егете-2015” конкурсы булды. Анда районның татар авылларыннан 12 егет көч сынашты.

Конкурс программасы дүрт өлештән тора иде: визит карточкасы, сорау-җавап, иҗади сәләтеңне күрсәтү һәм татар гореф-гадәтләрен белү. Егетләр һәммәсе дә яхшы әзерлек белән килгәннәр, жюригә эш җиңел булмады.

Конкурсның абсолют җиңүчесе итеп Түбән Абдул авылыннан 11нче сыйныф укучысы Наил Сәмикәев танылды. 2нче дәрәҗә дипломга Бишмунчадан Айдар Габдрахманов, 3нче дәрәҗә дипломга Габдрахманнан Ильяс Минһаҗев лаек булды.

Катнашучыларны калганнары түбәндәге номинацияләрдә исем алды:

Закиров Ирек (Кичучат) – «Зәвекле егет»,

Нәбиуллин Эльвир (Яңа Нәдер) - “Кызлар күңелен яулаган егет”,

Саттаров Реналь (Мәмәт) – “Милли җанлы егет”,

Зөльфикаров Маруф (Урсалбаш) – “Зиннәтле егет”,

Мәхмутов Ильяс (Сөләй) – “Баллы телле егет”,

Гәрәйшин Илсур (Яңа Кәшер) – “Җитез егет”,

Шәфиков Айнур (Елхово) – “Тапкыр егет”,

Галиев Айдар (Кама-Исмәгыйль) – “Сәләтле егет”.

1-3нче урынны алучылар 23 мартта Яр Чаллы шәһәрендә коннкурснаң төбәк этабында катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International