«Татнефть» ААҖ Директорлар советының өч әгъзасын алмаштыру күздә тотыла

2015 елның 3 марты, сишәмбе
«Татнефть» Директорлар советы 15 әгъзасының 3сен алмаштырырга мөмкин, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Акционерларның еллык җыелышында тавыш бирү өчен гамәлдәге Директорлар советы раслаган кандидатлар исемлегенә советның хәзерге әгъзалары «Татнефть» генераль директорының икътисад буенча урынбасары Владимир Лавущенко, "Brentcross Holdings" директоры Мария Воскресенская, "SGI Group" идарәче директоры Гош Сушован кертелмәгән.

Шул рәвешле, исемлектә советның хәзерге составына кермәгән «МОЛ Оман Лимитед» компаниясенең Омандагы идарәче директоры Ласло Гереч, "BVM Capital Partners Ltd." идарәче партнеры Юрий Левин һәм «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Рөстәм Хәлилов бар.

«Татнефть» Директорлар советында барлыгы - 15 урын. Хәзерге советның 12 әгъзасы яңа советка тавыш бирү исемлегенә кертелгән. “Татнефть” Директорлар СоветынаТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итә.

“Татнефть” акционерларының еллык җыелышы 26 июньдә Әлмәттә уздырыла. Анда катнашу хокукы булган затлар исемлеге 8 майга булачак мәгълүматлар буенча төзеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International