Гомумшәһәр планеркасында район сәламәтлек саклау оешмаларының 2014 елгы эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары каралды

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Гомумшәһәр планеркасында район сәламәтлек саклау оешмаларының 2014 елгы эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары турында сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин доклад ясады.
5 ел дәвамында районда халык саны даими артуга бара, бу күрсәткеч ТР буенча уртача күрсәткечтән югарырак кала.

2014 елда халыкның аерым төркемнәрен диспансерлаштыру кысаларында 28 меңнән артык кеше каралган, бу 2013 елгы белән чагыштырганда 5 меңгә артыграк. Эшнең нәтиҗәсе дә бар – 6 мең кешедә яңа чирләр табылган.

Сәламәтлек саклау тармагының төп капиталы – кадрлар. 2014 елда районга 23 врач килгән, шуларның 16сы конкурс үтеп ТР хөкүмәтенең грантларын алган.
2015 ел – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы елы. Бу елда “Безнең кадерле ветеран” проекты республика проекты гамәлгә ашырыла, ветераннар өчен махсус палаталарны төзекләндерү 1 апрельгә төгәлләнергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International