Гомумшәһәр планеркасында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы эше турында сөйләшү булды

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Бүген гомумшәһәр планеркасы барышында ӘМР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының 2014 елдагы эше һәм аны алга таба камилләштерү турында палатаның рәисе Рәфыйк Сафин сөйләде.

Хисап елында Палатаның эше район җитәкчелеге куйган бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән. 2014 ел йомгаклары буенча ӘМР бюджетына төгәлләштерелгән пландагы 137,16 миллион сум урынына 143,47 миллион сум акча кергән. Хисап чорында 1707 шартнамә төзелгән, 447 өстәмә килешү һәм аренда шартнамәсен туктату турында 313 килешү төзелгән. Гамәлгә ашырылган түләүләр буенче юридик һәм физик затлар белән 2150 акт-тикшерү ясалган. Палата ел дәвамында физик һәм юридик затларның гаризаларын кабул иткән. Аларның күбесе индивидуаль торак төзү өчен җир кишәрлеге алу турында.

2015 елда җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү, файдаланылмый яткан авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының мөһим бурычларынна берсе булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International