Татарстанда 59 буаны һәм гидротехник корылманы төзекләндерү планлаштырыла

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Быел Татарстанда 59 буаны һәм гидротехник корылманы төзекләндерү планлаштырыла. Яңа төзелеш һәм реконструкция су сиптереләчәк 3 мең гектардан артык җирне били, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Моннан тыш, агросәнәгать комплексының 25 предприятиесе “2014-2020 елларда Россия авыл хуҗалыгы җирләрен сугару” федераль максатчан программасын гамәлдә куюда катнашу теләген белдергән. Моның өчен тармак министрлыгы һәм авыл товар җитештерүчеләре сугару системалар төзелеше, реконструкция өчен чыгымнарның 50 процентын субсидияләү буенча килешү төзеделәр.

Сугару бүлекләре җитәкчеләре алдына бу килешүләр үтәлешен шәхси контрольгә алу һәм сугару системасын проектлау мәсьәләләре буенча һәрьяклап ярдәм итү бурычы куелган.

Шулай ук ТР да су басарга мөмкин зоналарга игътибар юнәлтелде, аларда 20,4 мең кеше яши торган 237 торак пункт, 40 сәнәгать объекты, 12 дәвалау учреждениесе, 20 уку йорты, 60 социаль-көнкүреш объекты, 113 км дан артык автоюл, 72 күпер, 165,5 км электр линиясе һәм 970 метр газүткәргеч урнашкан. Шул сәбәпле, “Татмелиорация” системасы оператив штабын булдыру карар ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International