“Татарстан стратегиясе – минем стратегия!” конкурсы старт ала

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
“Татарстан стратегиясе – минем стратегия!” яшьләр конкурсы уздырыла. 20 февральдән 28 мартка кадәр үткәрелә торган бәйге, стратегия юнәлешләренең актуальлеге турында яшьләр фикерен ачыклау өчен, 2030 елга кадәр ТР социаль-икътисади үсеше стратегиясе проекты өстендә эшләүгә, яшьләрне фикер алышуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Конкурсның беренче этабы кысаларында, 14 февральдә Казан федераль университеты базасында стратегиянең төп нигезләмәләрен презентацияләү буенча конференция оештырылган. Анда югары уку йортларының 100 дән артык студенты, аспирант, яшь галимнәр һәм белгечләр катнашкан.

18 февральдән 10 мартка кадәр конкурсның икенче этабы гамәлгә ашырыла, аның кысаларында Татарстан Республикасының өч өстенлекле үсеш юнәлеше буенча проектлар эшләнә һәм кабул ителә: кеше капиталы, киңкүләм-территориаль үсеш һәм икътисад. Йомгаклау утырышы 14 мартка планлаштырылган, анда катнашучылар үз проектларын презентацияләячәк.

Проектларны тәкъдим итү нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләр авторлары билгеләнә. Иң нәтиҗәле дип табылган проектлар стратегиягә кертүгә тәкъдим ителәчәк.

28 мартта конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булачак. Бәйге һәм стратегия турында тулырак мәгълүматны “Стратегия 2030” проекты сайтында белә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International