Шарлавыклы буалар һәм шәһәр күл буенда зур төзекләндерү эшләре башкарылачак. Шәһәребездә яшәүчеләр әлеге ял итү урыннарын төзекләндерү турында үз идеяләрен 25 мартта Яшьләр үзәгендә узачак проект семинарында тәкъдим итә ала.
Бүген Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчтендә имам – мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән матбугат конференциясе узды.
Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин рәислегендә иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. “Миграция сәясәтен тормышка ашыру, Әлмәт районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне камильләштерү “ дигән темага уздырылган утырышта көн кадагына 8 мәсьәлә чыгарылды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участогын сату буенча 2016 елның 12 апрелена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.
2016 ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Су саклау зоналары елы дип игълан ителгән иде. Әлеге программаларның үтәлешен Татарстан Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталья Фишман контрольдә тота.
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты муниципаль милекне классик, “чүкечле” формадагы сатудан электрон формага күчү турында хәбәр итә. Электрон сату формасы сатуда катнашырга телүчеләр санын чикләми, аларга өйләреннән, офисларыннан чыкмыйча гына, сатуда катнашу мөмкинлеге бирә.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль милекне шәхси милеккә сату буенча 2016 елның 1апрелена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.
Бүген башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов рәислегендә узган киңәшмәдә 2016 елда Әлмәт территориясендә күчмә сәүдә объектларын урнаштыру схемасы һәм аларны рәсмиләштерү турында фикер алыштылар.Быел 70кә якын шундый сәүдә нокталары булыр дип көтелә.
Бүген азык-төлек финанс ресурслары һәм энергетика иминлеге белән бер үк дәрәҗәдәге стратегик әһәмияткә ия. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азык-төлек иминлеген тәэмин итү темасына уздырылган Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышында хәбәр итте.
ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Әлмәтлеләр район башлыгына үзенең теләк, тәкъдимнәре белән керделәр. Инвалид–спортсменнар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хоккей уеннары оештыру кирәклеген ассызыкладылар.