Бүген Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчтендә имам – мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән матбугат конференциясе узды. Җурналистлар белән очрашу вакытында Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов узган елга нәтиҗә ясады, киләчәккә планнары белән таныштырды.
Узенең чыгышында ул мөхтәсибәт тарафыннан тәкъдим иетлгән инициатива һәм проектларны тормышка ашыруга һәряклап ярдәм иткәне өчен Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллинга, мөхтәсибәтнең көнүзәк проблемаларын хәл итәргә булышканы өчен “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Наил Магановка олы рәхмәтен белдерде.
2015 елда мөхтәсибәткә төрле чыганаклардан 5 миллион сум акча кергән, шуның яртысы ел дәвамында торак–коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүгә исраф ителә.
Бүгенге көндә районда 36 мәчет исәпләнә, җомга намазларына даими рәвештә 3 меңнән артык ир–ат йөри. Фәһим хәзрәт сүзләренә караганда, дин –шәрыйгать белән бәйле барлык эшләр дә алар тарафыннан башкарыла һәм халыкның ихтыяҗы канәгатьләндерелә.
“Альметьевский вестник” газетасы тәрҗемәсе