Бүген азык-төлек финанс ресурслары һәм энергетика иминлеге белән бер үк дәрәҗәдәге стратегик әһәмияткә ия. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азык-төлек иминлеген тәэмин итү темасына уздырылган Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышында хәбәр итте.
Чара Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә юлламасында 2020 елга эчке базарны үзебезнең илдә җитештерелгән азык-төлек белән тулысынча тәэмин итү бурычын куйды. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау өчен, шулай ук чәчүлек һәм нәсел фонды өчен хәзерге заман Россия җитештерү технологияләрен булдырырга кирәк.
«Азык-төлек иминлеге дигәндә азык-төлек белән үзебезне үзебез тәэмин итүнең билгеле бер дәрәҗәсенә ирешү генә түгел, азык-төлек продуктларының халык өчен физик, шулай ук икътисадый яктан мөмкин булуын да аңларга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең эшебезнең төп юнәлешләре азык-төлек продукциясен җитештерүне арттыру, халыкның азык-төлекне куллану дәрәҗәсен күтәрү, җитештерелә һәм кулланыла торган ризыкларның сыйфатын яхшырту, шулай ук бу өлкәдә нәтиҗәле идарә оештыру булырга тиеш».
“Альметьевский вестник” газетасы тәрҗемәсе