ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2016 ел
сишәмбе

Татарстанның барлык районнарында алда көтелгән язгы ташуга әзерлек эшләре тәмамланган. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр итте.

Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Энергетика. Ресурсларны саклау" XVII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм "Энергетик ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау" XVI халыкара симпозиум ачылды. 


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Президентның иҗтимагый мәсьәләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева катнашындагы киңәшмә Бөек Җиңүнең 71-еллыгына, Ел хәйриячесе, “Язгы игелек атналыгы” һәм башка чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү мәсьәләләренә багышланды.

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты муниципаль милекне классик, “чүкечле” формадагы сатудан электрон формага күчү турында хәбәр итә. Электрон сату формасы сатуда катнашырга телүчеләр санын чикләми, аларга өйләреннән, офисларыннан чыкмыйча гына, сатуда катнашу мөмкинлеге бирә.

Быел безнең районга төрле дәрәҗәдәге бюджеттан автомобиль юлларын ремонтлауга 275 миллион сумнан артык акча бүлү каралган. 

Криминал булмаган шәһәрләр арасында Әлмәт беренче урында тора икән.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участогын сату буенча 2016 елның 12 апрелена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин исеменә “Россия кечкенә шәһәрләренең мәдәни башкаласы - 2015” I Бөтенроссия конкурсы оештыру комитеты рәистәше Евгений Марковтан хат килде.

Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин башкарма комитетта район активы белән шәһәркүләм планерка үткәрде.

Киңәшмә башында Айрат Ринатович Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлеге башлыгы Дамир Гариповны туган көне белән, “Нефтьче” мәдәният сарае хормейстеры Галина Бибанинаны “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсының “Хатын кыз – мәдәният һәм рухилык” номинациясендә җиңүе белән котлады.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль милекне шәхси милеккә сату буенча 2016 елның 1апрелена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International