Шарлавыклы буалар һәм шәһәр күл буенда зур төзекләндерү эшләре башкарылачак. Шәһәребездә яшәүчеләр әлеге ял итү урыннарын төзекләндерү турында үз идеяләрен 25 мартта Яшьләр үзәгендә узачак проект семинарында тәкъдим итә ала.
Чарада ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, проектны башкаручы оешма белгечләре катнашачак.
Чара 17:15 башланып, 20:00 кадәр дәвам итәр дип көтелә.