ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

26 март көнне Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт үзәк мәчетендә балалар арасында Көръән укучылар бәйгесе узды. Бәйгене Әлмәт районы мөхтәсибәте оештырды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участогын сату буенча 2016 елның 12 апрелена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.


27
март, 2016 ел
якшәмбе

24-26 март көннәрендә Яр Чалла шәһәренең «Дельфин» спорт комплексында ГТО фестивале узды.

Чараны ачу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР Премьер-министры Вәсил Шәйхразиев, ТР Дәүләт советы депутаты, РФ атказанган Ольга Павлова, су полосы буенча РФ лаеклы спорт мастеры Ирек Зиннуров һәм башкалар катнаштылар.

Бүген 27 март көнне 34 авыл җирлегенең һәркайсында халыктан үзара салым җыю референдумы бара. Референдум урыннарда яшәүчеләрнең үз акчасына үз җирлекләрендә тормыш шартларын яхшыртуга риза яки риза булмауларын ачыклау максатыннан оештырыла.


26
март, 2016 ел
шимбә

Бәйрәм чарасы “Иске Әлмәт” Мәдәният йортында узды. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин котлады.

2016 елда Татарстанда 194,5 мең граждан яшәүче күп фатирлы 830 йорт төзекләндереләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үтте.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында барган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы чәчү эшләренә техника әзерлеге турында хисап ясады, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бүген Яшьләр үзәгендә “Әлмәт шәһәр күле һәм шарлавыклы буаларының бүгенгесе һәм киләчәге” дигән проект семинары узды. Чарада ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, проектны башкаручы оешма белгечләре, бу проект белән кызыксынган әлмәтлеләр катнашты.

Татарстанда быел 830 йортка капиталь ремонт ясалачак.


25
март, 2016 ел
җомга

Әлмәт муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләх комиссиясенең 2016 елда беренче утырышы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International