Сатуның электрон формасына күчәбез

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты муниципаль милекне классик, “чүкечле” формадагы сатудан электрон формага күчү турында хәбәр итә. Электрон сату формасы сатуда катнашырга телүчеләр санын чикләми, аларга өйләреннән, офисларыннан чыкмыйча гына, сатуда катнашу мөмкинлеге бирә.

Электрон сатулар турындагы мәгълүмат мәҗбүри рәвештә torgi.gov.ru Россия Федерациясенең рәсми сайтында, башлангыч этапта almetyevsk.tatar.ru Әлмәт муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылачак, «Альметьевский вестник» газетасында бастырылачак.

Электрон сатуларда катнашырга теләүчеләр раслаучы үзәкләрнең берсендә электрон ачкыч алырга һәм sale.zakazrf.ruэлектрон сәүдә мәйданчыгында теркәлергә тиеш. Аукцион уза торган көнне, сайтка кереп, үз бәясен тәкъдим итәргә тиеш.

Объектка иң югары бәя тәкъдим иткән катнашучы җиңүче дип игълан ителә.

Тулырак мәгълүмат өчен телефон:8(8553)43-86-78

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International