Бүген башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов рәислегендә узган киңәшмәдә 2016 елда Әлмәт территориясендә күчмә сәүдә объектларын урнаштыру схемасы һәм аларны рәсмиләштерү турында фикер алыштылар.Быел 70кә якын шундый сәүдә нокталары булыр дип көтелә.
20-25 апрельда башкарма комитетта вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукына аукцион сатулар уздырылачак. Киләсе атнага гаризалар кабул ителә башлый. Документлар Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасында, Тукай урамы, 9 а йорты, 204 нче бүлмәдә кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 43-86-78.