ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Әлмәтлеләр район башлыгына үзенең теләк, тәкъдимнәре белән керделәр. Инвалид–спортсменнар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хоккей уеннары оештыру кирәклеген ассызыкладылар. Башка шәһәрдән килүчеләргә тренировка вакытында яшәп тору өчен урын проблемасын хәл итүдә ярдәм сорадылар. Район башлыгы максатчан кешеләргә булышырга кирәклегенә басым ясап, службаларга кыска вакыт эчендә бина мәсьәләсен хәл итәргә кушты. Очрашуда яшьләргә патриотик тәрбия бирү, кадетлар өчен махсус мәктәп ачу турында да сүз булды.
“Альметьевский вестник” газетасы тәрҗемәсе