2016 ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Су саклау зоналары елы дип игълан ителгән иде. Әлеге программаларның үтәлешен Татарстан Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталья Фишман контрольдә тота.
Әлеге программа кысаларында нефтьчеләр каласында ниләр эшләнүе хакында бүген шарлавыклы буалар буйлап җәяүле сәяхәт вакытында сөйләшенде. Әлеге объект әлмәтлеләрнең яраткан ял итү һәм күңел ачу урыны. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Мәскәүдән килгән танылган архитектор Ольга Трейвас , Наталья Фишман һәм шәһәр службалары җитәкчеләре территория белән танышталар, аны төзекләндерү планы буенча фикер алыштылар.
Әлеге уңайдан 25 март көнне Яшьләр үзәге фойесында Әлмәттә су саклау зоналарын төзекләндерү буенча проект семинары узачак.