ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

27 апрельда Нефтьчеләр мәйданында «Нефтяник» хоккейчыларын котлау бәйрәме оештырыла.

Соңгы арада ТР Дәүләт алкоголь инспециясе Әлмәт территориаль органына эшмәкәрләр “Кулланучы почмагын” яңарту мәсьәләсе буенча еш мөрәҗәгать итә.

Эшмәкәрләргә билгесез затлар шалтыратып, үзләрен кулланучылар хокукын яклау җәмгыяте хезмәткәре буларак таныштыралар һәм тиздән көтелгән тикшерүләргә сылтап, 2400 сумлык китап комплектын сатып алып “Кулланучы почмагын” яңартырга кушалар. Китапларны алмаган очракта, эшкуарларга штраф салу белән куркыталар. Нигездә, шалтырату 8-900-001-87-02 номерыннан Елена Владимировна дигән ханымнан була.


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов кичә Әлмәт, Зәй, Сарман районы территорияләрен вертолеттан карап йөрде.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участокларын куллануга бирү буенча 2016 елның 19 маена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга Шевченко урамында урнашкан 1җир участогы чыгарыла.

Әлмәт Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә дәүләт эш белән тәэмин итү хезмәтене ошуының 25-еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Бүген  башкарма комитетның   зур залында  Бөек  Җиңүнең 71 еллыгын каршылауга  әзерлек мәсьәләләренә  багышланган  киңәшмә булып узды. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 12 маена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.

Бүген башкарама комитетта район башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән чираттагы шәһәркүләм планерка үткәрде.


23
апрель, 2016 ел
шимбә

Әлмәт муниципаль районында гражданнарның иҗтимагый тәртипне саклауда катнашуы, оператив пунктлар, халык дружиналары, хокук саклауга юнәлтелгән иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлеге нәтиҗәләренә бәйле мәсьәләләргә багышланган киңәшмә узды.

Бүген шәһәребезнең һәр почмагында чистарту-тазарту эшләре иртәдән бирле гөрләп бара. Экологик өмәгә медицина хезмәткәрләре дә чыкты. Алар шәһәребез чисталыгы – сәламәтлек башы булуына нык ышанып, җиң сызганып эшләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International