ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген  башкарма  комитет бинасында район башлыгы Айрат Хәйруллин Көньяк Кореядан килгән  эшмәкәрләр делегациясе белән  очрашты.

28 апрельда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама муниципаль районнарында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыра.

26 апрель көнне Әлмәткә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Халык контроле» ТР Дәүләт информацион системасының кулланучылар белән багланышларны координацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Низамиев килде. Килүенең максаты – Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләрдән “Халык контроле”на килгән шикаятьләрнең үтәлешен тикшерү иде, шуңа да башкарма комитетта узган киңәшмәдән соң Рөстәм Низамиев шәһәрне йөреп чыкты.

2017 елның 4 мартында Бөек ватан сугышы ветераны Спартак Әхмәт улы Әхмәтов 90 яшен тутырачак. 14 яшендә ятим калган Спартак Әхмәт улы 17 яшендә фронтка эләгә. 136нчы Киев Кызыл байрак дивизиясенең 358нче укчы полкында хезмәт итә.

28 апрельда “Шәһәр буйлап велосипедта: Әлмәттә велосипед инфраструктурасының киләчәге” проектлау семинары узачак. Семинарда чакыртылган эксперт – Финляндиядәге Оулу шәһәре администрациясенең велоинфраструкткраны үстерү бунча консультанты Пекка Тахкола да катнашачак.


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Район башлыгы Айрат  Хәйруллин “Нефтьче” мәдәният сараенда  кече һәм урта  бизнесс вәкилләре  белән очрашты. 

30 апрельда Әлмәттә “Милли сәүдә маркасы” II Республикакүләм фестиваль-бәйгенең «Каймак», «Казылык» и «Чәк-Чәк» номинацияләрендә зональ туры узачак. Фестивальда сөт, ит, икмәк ризыклары һәм сәнәгать товарлары җитештерүчеләр катнашачак, алар үзләренең иң сыйфатлы товарларын тәкъдим итәчәк. Фестивальнең максаты – үз төбәгебездә җитештерелгән экологик чиста продукцияне популярлаштыру.

Бүген Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, Шигърият бәйрәме булып узды.

Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 30 ел булды.

«Нефтяник» командасы хоккейчыларын котлау, Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Җиңү Көне бәйрәм чаралары алдыннан Әлмәт муниципаль районы террорга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International