Әлмәткә Президент килде

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов кичә Әлмәт, Зәй, Сарман районы территорияләрен вертолеттан карап йөрде.

Алар язгы кыр эшләре барышы белән шулай таныштылар. “Союз-Агро” ҖЧҖ басуында Президент авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар, фермерлар белән очрашты. Сүз авыл хуҗалыгы, терлекчелек сораулары хакында барды. Шулай ук районда югары технологияле роботлаштырылган сөт комплексы төзү турында да сөйләштеләр.

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International