Хөрмәтле әлмәтлеләр!

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

27 апрельда Нефтьчеләр мәйданында «Нефтяник» хоккейчыларын котлау бәйрәме оештырыла. Программада: анимация зоналары, сәүдә үзәге нокталары эше, «Нефтяник», «Ак Барс», «Нефтехимик» хоккей клубларының ярдәм төркемнәре чыгышы, конкурслар, хоккейчыларның автобуска утырып Братина кубогын күрсәтеп чыгуы, «Волга-Волга», «БандЭрос» төркемнәре концерты көтелә.

Бәйрәм 17.00 башлана. Рәхим итегез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International