Соңгы арада ТР Дәүләт алкоголь инспециясе Әлмәт территориаль органына эшмәкәрләр “Кулланучы почмагын” яңарту мәсьәләсе буенча еш мөрәҗәгать итә.
Эшмәкәрләргә билгесез затлар шалтыратып, үзләрен кулланучылар хокукын яклау җәмгыяте хезмәткәре буларак таныштыралар һәм тиздән көтелгән тикшерүләргә сылтап, 2400 сумлык китап комплектын сатып алып “Кулланучы почмагын” яңартырга кушалар. Китапларны алмаган очракта, эшкуарларга штраф салу белән куркыталар. Нигездә, шалтырату 8-900-001-87-02 номерыннан Елена Владимировна дигән ханымнан була.
Мондый төр түләүле хезмәтләр ТР Дәүләт алкоголь инспециясе Әлмәт территориаль органында күрсәтелми.
Уяу булыгыз! Алданмагыз! .
Кирәкле белешмәләрне Әлмәт шәһәре, Гафиатуллина урамы, 26 йорт адресы яки 8 (8553) 22-21-44 телефоны буенча ТР Дәүләт алкоголь инспециясе Әлмәт территориаль органында алырга була.