Әлмәт Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә дәүләт эш белән тәэмин итү хезмәтене ошуының 25-еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Чарага бу өлкәдә хезмәт куйган ветераннар, хәзерге хезмәткәрләр, шулай ук Үзәк белән тыгыз мөгамәләдә торган оешма җитәкчеләре чакырылган иде. Үзәк коллективын котларга килгән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов аларга Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшырды.