Бүген башкарма комитетның зур залында Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылауга әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булып узды. Киңәшмәне ачып, район башлыгы Айрат Хәйруллин Җиңү көненә санаулы гына көннәр калган бу чорда аеруча актив һәм игътибарлы булырга кирәклегенә басым ясады. Игъибардан бер генә ветеран да, тыл хезмәтчәне дә калмаска тиешлеген искәртте.
Киңәшмә вакытында Җиңү көне белән бәйле барлык оештыру эшләре каралды, чаралар планы расланды. Район башлыгы ветераннарга ярдәм итү –бер генә тапкыр үткәрелә торган акция түгел, ә системалы эш булырга тиешлеген ассызыклады.