Әлмәт муниципаль районында гражданнарның иҗтимагый тәртипне саклауда катнашуы, оператив пунктлар, халык дружиналары, хокук саклауга юнәлтелгән иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлеге нәтиҗәләренә бәйле мәсьәләләргә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге башлыгы Дамир Гарипов, профиль министрлыклары һәм ведомство, хокук саклауга юнәлтелгән иҗтимагый берләшмә вәкилләре, хокук озуны булдырмау буенча район ведомствоара комиссия җитәкчеләре катнашты.