ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2016 ел
шимбә

20 апрель көнне “Иске Әлмәт” мәдәният йортында шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, РФ Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Булатованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан зур бәйрәм кичәсе булды.

Әлмәт муниципаль районында “Язгы игелек атнасы-2016” ирекле акциясе бара. Бүгенге катлаулы заманда бер-береңә, бигрәк тә ярдәмгә мохтаҗларга кулыңнан килгәнчә булышу аеруча мөһим.

Бүген экологик икеайлык кысаларында Әлмәттә гомумрайон өмә узды. Иртәдән башлап шәһәребез, авылларыбыз урамнарына оешма-предприятиеләр эшчеләре, урта, югары уку йортлары студентлары, мәктәп укусчылары, укытучылар, тәрбиячеләр чисталык булдырырга чыкты. Башкарма комитет хезмәткәрләре, шул исәптән район башлыгы Айрат Хәйруллин да, шәһәр күл буен тазарттылар.

Видеоконфернеция рәвешендә үткәрелгән киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин капиталь төзекләндерелергә тиешле 830 күпфатирлы йортның 530нда эш башлануы турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасында 2016 елның 1нче кварталында торак-коммуналь хуҗалыкта хезмәт күрсәтүләр сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча гражданнардан 6051 мөрәҗәгать кергән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

25 апрельдан 15 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим игълан ителә дип, хәбәр итте ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, ТР Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын булдыру буенча комиссия рәисе Алексей Песошин бүген узган комиссия утырышында.

Бу хакта коррупциягә каршы сәясәт буенча район башлыгы киңәшчесе Ленар Вәлиев хәбәр итте. 

Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмиин ителгәнлек һәм социаль яклау министрылыгы хәбәр итә: киләчәктә пенсия кечкенәлегенең төп сәбәбе – эш урынына рәсми урнашмау һәм “соры” хезмәт хакы.

Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гыйлемханов шәһәребез оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә 23 апрельда узаччак экологик өмәне оештыру мәсьәләләре тикшерелде. Һәр җитәкченең өмәдә катнашачак ир-ат һәм хатын-кызларның төгәл санын белеп торуына басым ясалды.

ӘЛМ башкарма комитетында прокуратура вәкилләре, ресурслар белән тәэмин итү оешмалары, идарәче компанияләр һәм торак кулланыш участоклары җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барган киҗәшмәнең көн тәртибендә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү мәсьәләләре булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International