Әлмәтлеләр Чернобыль атом электр станциясендәге шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны искә алдылар

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 30 ел булды.

Мәгълүм булганча, 2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы авария булган 26 апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте. Шушы вакыттан башлап әлмәтлеләр һәр елны бу датаны билгеләп үтәләр. Быел да бүген Хәтер мәйданына Чернобыльдәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, аларның тол калган хатыннары, балалары һәм башкалар җыелды. 

Әлмәт шәһәре һәм районыннан Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүгә 172 кеше чакырыла. Аларның байтагы арабызда юк. 

Әлмәт район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин Чернобыльгә авыр минутларда Ватан чакыруы буенча ярдәмгә баручыларның үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, кешелекне радиоактив чумадан саклап калуларын билгеләп үтте, муниципалитет тарафыннан аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышуларын искәртте, изге теләкләрен белдерде. Ул шулай ук кайбер “чернобыльчеләргә” хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. 

Татарстан Республикасы “Союз Чернобыль” иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Роберт Никитин муниципалитет, башкарма комитет, социаль яклау идарәсе, предприятиеләр тарафыннан аңлаешлы караш тоюларын ассызыклап, үз чиратында рухи һәм матди ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт әйтте. 

Чернобыль вакыйгасы күпме кешенең гомерен вакытыннан алда өзде, балаларны ата тәрбиясеннән мәхрүм калдырды, хатын-кызларны иртә тол ясады. Бүген арабызда булмаган “чернобыльчеләр” бер минут тынлык белән искә алынды. Стела алды янәдән чәчәкләргә күмелде.

"Әлмшт таңнары" - Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International