ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2016 ел
җомга

Телефон терроризмы - әзерләнә торган теракт яки хокук бозу турында ялган икәнлеген алдан ук белә торып хәбәр итү. Гадәттә, җәмәгатьчелек урыннарында шартлату җайланмасы булу турында ялган хәбәр җиткерүне телефон терроризмы диләр.

1нче майдан халыкны бакчага ташучы түбәндәге маршрутлар йөри башлый:

- № 5А «РТС –5нче зират»

- № 6А «РТС –УПНП һәм КРС бакчалары»

- № 7А ««Радиоприбор» заводы - Бакчалар».

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участокларын куллануга бирү буенча 2016 елның 19 маена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга Шевченко урамында урнашкан 1җир участогы чыгарыла.

Балалар һәм яшьләр үзәгендә “Велосипед белән  шәһәр буйлап : Әлмәттә  велосипед инфраструктурасы  үсеше” дигән темага  проект семинары булып узды. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 12 маена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

1 апрельдә старт алган язгы чакырылыш кампаниясе  15 июльгә  кадәр дәвам итәчәк.  Агымдагы елның  яз һәм җәй айларында 200 гә якын  ир–егет хәрби хезмәткә алыначак.

 Әлмәттә  армиягә баручы егетләрне хөрмәтләп озату матур традицигә әверелде.

 Бу көннәрдә  Әлмәттә  район башлыгы Айрат Хәйруллин чакыруы  буенча  Финляндиянең Оулу  шәһәреннән килгән,  шәһәр хакимиятенең велосипед инфраструктурасы  үсеше буенча җаваплы эксперты Пекке Тахколе эшли.

Сезонны җиңү белән тәмамлаган "Нефтяник" хоккейчылары Братина кубогын кулларына тотып, ачык автобуска утырып, Әлмәтебез урамнарын әйләнделәр. Аларны байкерлар кортежы озата барды, махсус пушкадан җирле кумирларның куллары куелган футболкалар атылып барды.

18 майда Санкт-Петербургта “Салават күпере” XVII Халыкара театр фестивале башлана. Әлмәт театры әлеге фестивальга Б.Брехтның “Бистә фәрештәсе” (“Добрый человек из Сычуани”) пьесасына куелган спектакле белән чакырылган. Спектакльне Петербургта туган талантлы режиссер Искәндәр Сакаев сәхнәгә куйган.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

«Нефтяник» командасының Югары хоккей лигасында җиңү яулавы уңаеннан Әлмәттә зур бәйрәм уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International