«Халык контроле» ТР Дәүләт информацион системасы кулланучыларны яклый

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

26 апрель көнне Әлмәткә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Халык контроле» ТР Дәүләт информацион системасының кулланучылар белән багланышларны координацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Низамиев килде. Килүенең максаты – Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләрдән “Халык контроле”на килгән шикаятьләрнең үтәлешен тикшерү иде, шуңа да башкарма комитетта узган киңәшмәдән соң Рөстәм Низамиев шәһәрне йөреп чыкты.

Киңәшмәдә исә әлмәтлелеәрнең нинди сораулар белән күбрәк мөрәҗәгать итүе, катлаулы урыннар, мөрәҗәгатьләрнең үтәлеш исәбе кебек мәсьәләләр тикшерелде.

Ел башыннан алып 26 апрельга кадәр “Халык контроле”на әлмәтлеләр 690 мөрәҗәгать язган, аларның 366 хәл ителгән, 203- планлаштырыла, 30 – хәл итү мөмкин булмау сәбәпле кире кагылган, 91 – эшләнә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International