“Шәфкатьлелек”тәге туташлар күңелендә шәфкать

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

2017 елның 4 мартында Бөек ватан сугышы ветераны Спартак Әхмәт улы Әхмәтов 90 яшен тутырачак. 14 яшендә ятим калган Спартак Әхмәт улы 17 яшендә фронтка эләгә. 136нчы Киев Кызыл байрак дивизиясенең 358нче укчы полкында хезмәт итә.

Әлмәт медицина колледжы студентлары - “Шәфкатьлелек” волонтерлык берләшмәсе кызлары Спартак Әхмәтов фатирында еш кунак. Алар атна саен бүлмәләрне чистартып-юып чыгаралар да, ветеранның сугыш турындагы хикәятләрен тыңлый-тыңлый бергәләп чәй эчәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International